2016 елның 2 нче декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
– Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Татарстан Республикасы Казначылык департаменты, Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару күрсәтмәсе, документларны хисапка алу исемлекләре каралды;
– Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль архивының оешма-чыганаклары исемлеге каралды.