“Заманыбыз Геройлары” проекты кысаларында Ватан Геройлары көне алдыннан в Контакте һәм instagram интернет-аккаунтларда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге белән берлектә “Геройлар хатлары” интернет-эстафетасы башланды. Акция безнең ватандашлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар хатлары аша тарихны өйрәнүгә юнәлдерелгән. Интернет-аккаунтларда Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы хатлар урнаштырыла.