2016 елның 8 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-агарту проекты кысаларында “Минем шәҗәрәм” исемле Республика балалар конкурсы узачак.
Конкурс Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм “Татармультфильм” берләшмәсе тарафыннан үткәрелә. Бәйгедә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Гаилә шәҗәрәсен өйрәнү һәм төзү аша яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү конкурсның максаты булып тора.
Әзер проектларны һәм иҗади эшләрне укучылар 2017 елның 8 гыйнварына кадәр тапшырырга тиеш. Эшләрне республика архивчылары һәм һәм Татар Балалар Нәшрияты мөхәррирләре кергән жюри бәяләячәк. Конкурс эшләре тикшеренү тирәнлекләренә, гамәли материалларның булуына һәм аларның дөреслекләренә күрә бәяләнәчәк. Генеалогик проектларны презентация, реферат, альбом, елъязма һәм видеофильмнар рәвешендә тапшырылырга мөмкин.
“Минем шәҗәрә” конкурсы нәтиҗәләре 2017 елның 16 гыйнварында ясалачак. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивына экскурсия белән бүләкләнәчәк.