Татар шагыйре Сибгат Хәким тууына 105 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә әзерләнде

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтына Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимев) тууына 105 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә шагыйрьнең тормышы һәм эшчәнлеге турында документлар тәкъдим ителә. Алар арасында шагыйрьнең автобиографиясе, хатлары, фоторәсемнәре, характеристикасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында сакланучы башка документлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International