Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең утырышы узды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе һәм республиканың муниципаль архивлары хезмәткәрләре катнашты. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова дәүләт һәм муниципаль архивларда документларны исәпкә алу һәм туплау проблемаларына багышланган чыгыш ясады. “Казаньоргсинтез” җәмәгать акционерлык җәмгыятенең документлар белән идарә итү бүлеге башлыгы Ю. А. Покровская электрон архив булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, Чаллы шәһәре муниципаль архив җитәкчесе Л. М. Шәмсевәлиева архив фондларының составы һәм эчтәлеге турында чыгыш ясады. Коллегия нәтиҗәсендә дәүләт һәм муниципаль архивларның оешма-чыганаклар исемлеген формалаштыру концепциясен хәзерләргә, оешмаларда эш башкару нәтиҗәсендә барлыкка килгән документларның төрләрен, состав тулылыгын булдыру максаты белән оешма-чыганакларның эш номенклатураларына ревизия ясарга карар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International