Татарстан Республикасы Дәүләт архивында Бүләк итү көне үтте

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

2016 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарихында беренче тапкыр Бүләк итү көне үтте.

Архивка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, язучы, тәрҗемәче, Татрстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев, археограф, текстолог, каллиграф, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Раиф Фәтхелбәян улы Мәрданов, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Зөфәр Зәйни улы Рәмиев, Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры, татар иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Борһан Шәрәф оныгы Әлмира Әсхәт кызы Әминева килделәр.

Архив кунаклары Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы шәхси документлар белән таныштылар, үзләре дә архивка кыйммәтле документлар бүләк иттеләр. Бүләкләр арасында шагыйрь Зыя Мансурның  шигырьләр дәфтәре кулъязмасы, шагыйрь һәм язучы Хәсән Туфанның билгесез фоторәсеме (1920 елллар), танылган татар артислары Галия Булатова (1944 ел), Мөнирә Булатова  (1954 ел), Галия Камская (1954 ел), Илһам Шакиров (1970 еллар) фоторәсемнәре, Татарстан Республикасы Әгерҗе, Кукмара һәм Мамадыш районнары һәйкәлләрен фәнни-этнографик тикшеренүләр документлары һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International