2016 елның 16 декабрендә Казан шәһәренең 143 урта мәктәбендә урта һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында үткән “Шәҗәрә” мәктәп конкурсына йомгак ясалды. Чарага багышланган ачык дәрестә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Г. Т. Сәйдәшева һәм Р. И. Хамадиев катнаштылар. Архивчылар гаилә тарихын өйрәнү үзенчәлекләре, нәсел шәҗәрәләре төзү турында һәм архивта сакланучы документлар турында сөйләделәр.