2017 елның 31 гыйнварында Татарстан, Башкортостан һәм Кырым республикаларыңың архив эше өлкәсендәге дәүләт хакимияте башкарма органнары арасындагы хезмәттәшлек турында килешү кысаларында архив эше мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова, Башкортостан Республикасы архив эшләре идарәсе башлыгы И. В. Галләмов, Кырым Республикасы Дәүләт архив хезмәте башлыгы О. В. Лобов һәм архивчылар катнашты.
Киңәшмәдә архив эше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру, күпфункцияле үзәкләр кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, түләүле хезмәтләр күрсәтү һәм дәүләт биреме мәсьәләләре каралды.