“Тарихи бранч” клубының беренче утырышы узды

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

2017 елның 11 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Тарихи бранч” клубының беренче утырышы узды. Утырыш Февраль һәм Октябрь инкыйлабларына багышланган иде. Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырдылар. Утырышта фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, архивчылар, югары уку йортлары укучылары һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Сәламләү сүзе белән Дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова чыгыш ясады. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов чыгышын 1917 елны Казанда булган төп вакыйгаларны күзәтүгә багышлады, туган якны өйрәнүче Илья Евлампиев үткән 100 ел эчендә Казан шәһәре ландшафтының үзгәрешләрен тикшерергә мөмкинлек биргән интернет-ресурслар турында сөйләде, шәһәрнең 1917 елгы сирәк фоторәсемнәрен күрсәтте, Казан федераль университеты профессоры Диләрә Усманова 1917 елгы революцион вакыйгаларның татар җәмгыятенә йогынтысы турында сөйләде. Чыгыш ясаучылар сорауларга җавап бирделәр. Чара уңае белән архивистлар тарафыннан 1917 елның вакыйгаларына караган документлар һәм сирәк басмалар күргәзмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International