Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты лекторийда катнашты

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2017 елның 28 февралендә Тойо Бунко (Япониянең Көнчыгыш китапханәсе) чакыруы буенча Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе И. А. Мөстәкыймов китапханәгә йөрүчеләр алдында “Татарстан Республикасы Дәүләт архивында татар һәм көнчыгыш халыкларның тарихы буенча документлар” темасына лекция укыды. Үзенең чыгышында И. А. Мөстәкыймов Татарстан архив хезмәтенең тарихы һәм хәзерге торышы турында сөйләде һәм фондларның составын тасвирлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International