Татарстан Республикасы Дәүләт архивына Алибеман Эгбали Зарч килде

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2017 елның 27 февралендә Казандагы Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч Татарстан Республикасы Дәүләт архивында булды. Архивта Алибеман Эгбали Зарч Беренче Казан гимназиясендә һәм Казан университетында Иран тарихын һәм мәдәниятен, фарсы телен өйрәнү тарихын яктырткан документлар белән танышты. Фарсы телендәге кулъязмалар кунакта аеруча кызыксыну уяттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International