2017 елның 17 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында шәҗәрә төзүгә багышланган лекториум үтте. Чара “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге белән берлектә оештырылды. Лекториумда Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы генеалогик характердагы документларга күзәтү ясалды. Алар арасында метрика кенәгәләре, ревизия документлары, революциягә кадәрге учреждениеләрнең документлары һ. б. Лекция тыңлаучылар бу документларның тарихлары белән, мәгълүмат эзләү үзенчәлекләре белән таныштылар, үзләренең нәсел тарихын өйрәнү белән бәйле сорауларга җавап алдылар.