Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

2017 елның 24 нче мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе, Казан (Идел буе) федераль университеты, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару күрсәтмәсе, документларны хисапка алу исемлекләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International