Татарстан Республикасы Дәүләт архивы лабораториясендә республика муниципаль архивлары хезмәткәрләре стажировкасы үтте

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

2017 елның 28 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының документларның күчермәләрен алу, реставрацияләү һәм төпләү лабораториясендә Азнакай, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Минзәлә муниципаль архивлары хезмәткәрләренең стажировкалары үтте. Укулар Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды. Муниципаль архив хезмәткәрләре архив документларын физик-химик һәм техник эшкәртү (реставрацияләү, төпләү, цифралаштыру һ.б.) өлкәсендә белемнәрен күтәрделәр һәм гамәли тәҗрибә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International