Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан вКонтакте һәм instagram социаль челтәрләренең «Молодая Гвардия РТ» интернет-аккаунтларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге белән берлектә 2017 елның 13 апрелендә “Геройлар Хатлары” эстафетасын башлады. Акция Бөек Ватан сугышында катнашучы ватандашларыбызның хатлары аша тарихны өйрәнүгә юнәлдерелгән. Интернет-аккаунтларда Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы хатлар урнаштырыла.