Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” өстәмә профессиональ белем бирү Дәүләт автоном мәгариф учреждениесендә һәм “Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемен күтәрү) институты” өстәмә профессиональ белем бирү дәүләт бюджет учреждениесендә тикшерүләр үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә актлар төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.