Татарстан архивчылары Госманлы архивында стажировка үттеләр

2017 елның 16 мае, сишәмбе

2017 елның 8 маеннан 12 маена кадәр чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Татарстан архив хезмәтенең биш хезмәткәре Истанбулда Төркия Республикасы Премьер-министры каршындагы Госманлы архивында стажировка үттеләр. Госманлы архивында Госманлы дәүләте чоры буенча (XIII гасыр – ХХ гасырның беренче чиреге) 95 миллионга якын документ саклана. Республика архивистлары документларны саклау, тасвирлау һәм цифрлы форматка күчерү, архивның реставрацияләү лабораториясе эшчәнлеге, электрон уку залының эшләү принциплары һ. б. белән таныштылар. Татарстан архивчылары төрек коллегалары ярдәмендә Татарстан Республикасы һәм татар халкы тарихы буенча документлар таптылар, алар арасында – танылган татар нашире, журналисты һәм мәгърифәтчесе Фатих Кәриминең Госманлы дәүләте сәламәтлек саклау буенча комиссия рәисе Әхмәд Мидхәткә язган хаты, XIX гасырның күренекле шәркыятчысы, якташыбыз Ольга Лебедеваның һәм Россия татарларыннан тау эшләре инженеры Борһанетдин Максудовның Төркиядә булулары турында документлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International