“Татарстан Республикасы архивлары” порталына пионер оешмасының 95 еллыгына багышланган “Татарстан пионериясенең тарих cәхифәләре” исемле документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында фоторәсемнәр, гаризалар, пионерлар арасында социалистик ярыш үткәрү турында килешү, отчетлар, хатлар бар.