“Татарстан Республикасы архивлары” порталына “Казан губернасында чит ил капиталы” исемле документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында уставлар, докладлар, ведомостьлар, отчетлар, фоторәсемнәр һәм башка документлар бар. Аларда Казан губернасына чит ил капиталын җәлеп итү һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешендә аның роле турында мәгълүмат тупланган.