Татарстан Республикасы архив хезмәте вәкилләре Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова Идел буе федераль округының архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында, федераль һәм дәүләт архивы фондларының баш саклаучылары семинар-кинәшмәсендә архив документларын саклауны тәэмин итү өлкәсендәге эш тәҗрибәсен алмашуда катнашты. Чаралар 2017 елның 6-7 июнендә Пенза шәһәрендә узды. «Дәүләт һәм муниципаль архивларда электрон документлар: туплау, саклау, хисапка алу, кулланыш фонды» семинар-киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы дәүләт архивларында электрон документлар белән эшләү тәҗрибәсеннән» доклады белән Комитет рәисе И. Х. Әюпова чыгыш ясады, архив фондларының баш саклаучылары семинар-киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы дәүләт архивында Россия Федерациясе Архив фонды һәм Татарстан Республикасы Архив фондының сирәк очрый торган документлар дәүләт исемлегенең формалашуы эш тәҗрибәсеннән» хәбәре белән Татарстан Республикасы дәүләт архивының баш саклаучысы Н. С. Горицкая чыгыш ясады.