“Татарстан Республикасы архивлары” порталына РСФСР мәктәбе атказанган укытучысы З. Д. Гомәрева тууына 90 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында З. Д. Гомәреваның биографиясе, дипломнар, грамоталар, фоторәсемнәр һәм башка документлар бар. Документлар талантлы педагог һәм җәмәгать эшлеклесенең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйлиләр.