Шәҗәрә бәйрәмен оештыручы - Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты. Оештыру комитеты рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Кабул ителү өчен алдан язылу кирәкми.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты 2020 елга һәм 2021-2022 елларга план чорына архив эше турындагы законнарның үтәлешен тикшереп тору өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау программасы проекты буенча 06 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр фикер алышуны үткәрә.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы спорт министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең оешма-чыганаклары исемлегенә кертү буенча һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы карамагындагы оешмалары һәм республика спорт федерацияләре вәкилләренә архив эше үзенчәлекләрен өйрәтү буенча киңәшмә үткәрелде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Базарлы Матак авылында Татарстан Республикасы Әлки һәм Спас муниципаль районнары мәгариф учреждениеләренең эш кәгазьләрен алып баручылар һәм архив хезмәткәрләре өчен «Заманча архив» эше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
23 ноябрь көнне Казанда «Московский» мәдәни үзәгендә «Эхо веков в истории семьи ‒ Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды.
Зәй шәһәрендә хезмәт законнарын үтәү, шул исәптән архив эше өлкәсендә предприятие һәм оешмаларның кадрлар һәм башка документларын исәпкә алу һәм саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
22 ноябрь көнне Тәтеш шәһәрендә «Эхо веков в истории семьи ‒ Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды. Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан гаиләләр катнашты.
2019 елның 22нче ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Зәйдә эш башкару хезмәткәрләре һәм Зәй һәм Яңа Чишмә районнары мәгариф оешмалары архивы өчен җаваплы затлар өчен семинар узды.