ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 11 маеннан 15 маена кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 294 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 135 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 112 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 343 архив белешмәсе әзерләнде.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли архивында Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының тарих факультеты студентлары өчен архив буенча экскурсия үткәрелде. Студентлар архив тарихы, уникаль һәм кыйммәтле документлар белән таныштылар. Шулар арасында 1789-1791 нче елларда Казанда яшәүчеләр кенәгәсе (анда 3 меңгә якын кеше, аларның яшьләре, социаль һәм мөлкәт статуслары турында мәгълүмат тупланган), татар халык шагыйре Г. Тукайның, бөек рус җырчысы Ф. И. Шаляпинның туулары турында метрик язулар һәм башка документлар бар.

15
май, 2015 ел
җомга
Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры урынбасары Р. Б. Садыйкова Казан шәһәренең 7 нче гимназиясенең өч сыйныфында һәм 25 нче урта мәктәбенең ике сыйныфында “Бөек Ватан сугышы елларында балалар язмышы” темасына дәресләр үткәрде. Дәресләрдә Бөек Ватан сугышы елларында республиканың пионер һәм комсомол оешмалары эше турында документлар кулланылды.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына” бүлегенә “Советлар Союзы Геройлары һәм 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннары” исемле документлар коллекциясе урнаштырылды. Коллекциягә ун Советлар Союзы Герое һәм Бөек Ватан сугышы ветераны документлары керде.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтында “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...” исемле документлар күргәзмәсе урнаштырылды.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы 44 муниципаль архивның 1941-2001 еллар дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар фондларыннан, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси фондларыннан һәм архив коллекцияләреннән документлар тәкъдим ителә.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 5 маеннан 8 маена кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 238 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 101 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 106 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 397 архив белешмәсе әзерләнде.

8
май, 2015 ел
җомга
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, 2015 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә, Татарстан Республикасы Милли архивта 41 ел эшләп киткән тыл хезмәтчәне – Вера Михайловна Недорезованы хөрмәтләү чарасы узды. Вера Михайловнаны Татбашархив җитәкчесе Д. И. Ибраһимов, Милли архив директоры Л. В. Горохова, Милли архив директоры урынбасары Н. А. Шарангина һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы баш белгече Л. В. Хуҗиева котладылар. Вера Михайловна үзенең сугыш елларында тылдагы хезмәте турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Татбашархивның 2015 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика стоматология сырхауханәсе” Дәүләти автономияле сәламәтлек саклау оешмасында һәм “Агробизнес кадрларын яңадан укыту татар институты” Белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирүче Федераль дәүләти бюджет мәгариф оешмасында тикшерүләр үткәрелде. Нәтиҗәдә тикшерү актлары төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы баш белгече Э. Ф. Миңнуллина Казан шәһәренең 25, 33, 89 нчы урта мәктәпләрендә “Бөек Ватан сугышы балаларына багышлана....” темасына дәресләр үткәрде. Дәресләрдә ВЛКСМ Татарстан өлкә комитеты фондыннан һәм шагыйрь Әхмәт Исхакның шәхси фондыннан документлар кулланылды.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә «Бөек Ватан сугышы турында Татарстан архивлары» темасына тарихи-агарту укулар үтте. Чара Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
Укуларда Татбашархив җитәкчесе Д.И.Ибраһимов, Россия тарихчы-архивчылар җәмгыяте Татарстан бүлеге идарәсе рәисе, академик И.Р.Таһиров, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры урынбасары Р.Б.Садыйкова, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары Е.Г.Кривоножкина, Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Яңа тарих бүлеге мөдире И.К.Заһидуллин, Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре А.Ш.Кәбирова, Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы мөдире М.В.Черепанов, “Электронный Архив” Корпорациясенең Татарстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Д.Н.Салихов чыгышлар ясады. Чыгышларда Татарстан архивларының һәм республика документаль мирасының тарих фәненең үсешендә һәм яшьләрне тәрбияләүдә уйнаган роле яктыртылды. Катнашучыларны шулай ук Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган проектларда яңа технологияләрнең кулланылуы белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International