ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 27 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 291 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 125 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 107 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 296 архив белешмәсе әзерләнде.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан архивчылары тарафыннан «Көндәлекләрдә һәм истәлекләрдә Бөек Ватан сугышы» документлар җыентыгы хәзерләнеп нәшер ителде.

Китапка Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм шул чорда яшәгәннәрнең көндәлек язмалары һәм истәлекләре керде. Бу ядкарьләр Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында саклана. 


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Бөек Ватан сугышындагы җиңүнең 70 еллыгына багышлап “1945 елның Җиңү язы” исемле документаль күргәзмә ачылды. Күргәзмәгә рәхмәт хатлары, “Германияне җиңгән өчен” медаленә таныклык, хатлар, фронт газеталары, фоторәсемнәр һәм башка документлар куелды.

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 20 апреленнән 24 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 328 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 142 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 125 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 392 архив белешмәсе әзерләнде.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 25 апрелендә Татбашархив һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивлары хезмәткәрләре “Урман утырту көне” дигән табигать саклау чарасында катнаштылар. Архивчылар Биектау урманчылык участогының урман фондында Кадышево бистәсендә агачлар утырттылар.

24
апрель, 2015 ел
җомга
2015 елның 24 апрелендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 46 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Югары Суды, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм башка оешмаларның документлары бар.
2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы директоры Л. М. Нәҗметдинова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе китапханәсе оештырган, Г. Әпсәләмовның иҗатына багышланган “Ак чәчәкләрдәй тормыш” исемле әдәби кичәдә катнашты.
Архив тарафыннан “Ак чәчәкләр” романының беренче басмалары нәшер ителгән “Совет әдәбияты” һәм “Казан утлары” журналларының 1965 елгы саннары тәкъдим ителде.

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татбашархивның 2015 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Казан педагогия көллияте” Урта һөнәри белем бирүче дәүләти автономияле мәгариф оешмасында тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70-еллыгына” бүлегенә “Тыл батырлары (Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында)” дип исемләнгән документлар күргәзмәсе урнаштырылды.
Күргәзмәдә архивта саклана торган сугыш еллары кинохроникасы кадрлары урын алган.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 13 апреленнән 18 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 396 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 192 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 137 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 345 архив белешмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International