“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә Татарстан АССР оешуга 95 ел тулуга багышланган документлар күргәзмәсе урнаштырылды. Күргәзмәдә 1920 елның 27 маенда кул куелган “Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы турында” Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Декреты, 1920 елның 28 июнендә үткәрелгән Татарстан АССР Революцион комитеты утырышының беренче протоколы һәм башка документлар тәкъдим ителә.
2015 елның 24 маенда Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышлап “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенең “Идел белән Урал арасында” радиожурналында (http://radiotatarstana.ru/ru/24-maya-mezhdu-volgojj-i-uralom/) Татарстан Республикасы Милли архивы бүлек җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Л. О. Кузнецова белән әңгәмә булды. Ул архивта сакланучы славян язма ядкарьләре турында сөйләде.
26 майда “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясендә Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган “Депутат каналы” радиотапшыруында (http://radiotatarstana.ru/ru/26-maya-deputatskijj-kanal/) Татарстан Республикасы Милли архивында сакланучы республикабыз дәүләтчеге тарихына караган документлар турында мәгълүмат бирелде. Алар арасында 1920 елның 27 маенда кул куелган “Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы турында” Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Декреты, республиканың үсешен оештыру мәсьәләләрен чагылдырган Татарстан АССР Революцион комитеты утырышының беренче протоколы, ТАССРның административ-территориаль бүленеше һәм республика чикләрен билгеләү белән бәйле бәхәсләрне җайга салу уңаеннан кабул ителгән документлар.