ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
“Планнар һәм программалар” бүлегенә Татарстан Республикасында 2015 елга архив эшенең төп үсеш юнәлешләре урнаштырылды.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли архивында җитәкчелек һәм җаваплы хезмәткәрләр киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә архивның 2015 елга төп эш юнәлешләре, архив бүлекләренең эш тәртибен оештыру, башкару дисциплинасы мәсьәләләре каралды.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2014 елда Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы фондына 22322 нөсхә басма продукция керде, шуларның 2495 нөсхәсе – китаплар, 19827 нөсхәсе – журналлар, газеталар, сынлы сәнгать әсәрләре, ноталар, карталар.
Бүгенге көндә архивта 1876990 нөсхә басма саклана.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
«Журнал “Гасырлар авазы – Эхо веков” и его приложения» сәхифәсендә “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналының (2014 ел. – № 3/4) интернет-версиясе урнаштырылды.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2014 елда Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында 916 ижтимагый-хокукый һәм тематик белешмә эшләнде. Шуларның 277 – хезмәт стажы, 180 – хезмәт хакы һәм 129 – әсирлектә булучылар турында. Шулай ук КПСС членнарының һәм КПССның Татарстандагы райкомнарының беренче секретарьларының биографияләре белән бәйле тематик мөрәҗәгатьләр саны да артты.

12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2014 елда Татарстан Республикасы Милли архивына 15396 саклау берәмлеге тапшырылды. Шулардан 14758 саклау берәмлеге – идарә документлары, 201 саклау берәмлеге – фәнни-техник документлар, 437 – шәхси документлар. Саклануга кабул ителгән материаллар арасында – ТАССРның халык язучысы, СССРның һәм ТАССРның Югары Советлары депутаты, Казан шәһәренең Почетлы граҗданы Гомәр Бәшировның шәхси документлары («Җидегән чишмә» романының, «Гыйбрәт», «Сиваш», «И язмыш, язмыш...» повестьларының кулъязмалары, төрле очрашулардагы чыгышлары, көндәлекләре) бар.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татбашархив тарафыннан алдан бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакында биргән күрсәтмәләренең үтәлүен күзәтү максатыннан планнан тыш тикшерүләр үткәрелде. «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник шифаханәсе» Сәламәтлек саклау дәүләт автоном оешмасы һәм «Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамбле» Дәүләт бюджет мәдәният оешмасы тикшерелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә тикшерү актлары төзелде.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 22 декабреннән 26 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 323 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 153 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 119 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 337 архив белешмәсе әзерләнде.

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивының оешуына 20 ел тулуга багышланган тантана узды.

2014 елның декабрендә Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов hәм архивның баш белгече И. И. Карманов AUDIO DEV DVD PRO CATS комплексын урнаштыру, эшләтү hәм DTD-дисклардагы язмаларның сыйфатын тикшерү тәртибен өйрәнеп кайттылар. Татарстан архивчылары Чехия Республикасы башкаласы Прага шәhәрендә NORTHERN STAR SPOL. S. O. компаниясе заводында тәҗрибә тупладылар. Укулар нәтиҗәсендә архив вәкилләре халыкара сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International