2014 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Г. Х. Гыйльманов катнашты. Коллегиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Милли архивына XIX – XX гасырдагы Казан архитектура корылмалары тарихы белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны артты. Мөрәҗәгать итүнең төп максаты – архитектура корылмаларының тарихи кыяфәтен торгызу һәм аларда урнашкан оешмаларның музей экспозицияләрен булдыру. Архивчылар Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният ядкарьләре дип танылган биналар турында тәфсилле белешмәләр хәзерләде. Андыйлар арасында мещан В. А. Дружинина йорты (Зоя Космодемьянская урамы, 2/5), сәүдәгәр А. М. Ямашев йорты (Тукай урамы, 72), коллежский асессор Ф. Е. Смольский йорты (Ульянов-Ленин урамы, 65) һәм башкалар.
2014 елның 18 декабрендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында Татарстан дәүләт һәм муниципаль архивларының 140 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм эш исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Ак Барс” Банк Ачык акционерлык җәмгыяте һәм башка оешмаларның документлары бар.