ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 8 декабреннән 12 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 370 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 181 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 147 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 325 архив белешмәсе әзерләнде.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы сәхифәсендә “Татарстан Республикасы Матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткеченең 2014 нче елгы 3 нче саны урнаштырылды. Күрсәткеч төрле теманы яктырткан 5455 язманы үз эченә ала.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә 1958-1962 елларда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Казан шәһәре Бауман районы комитеты секретаре, 1964-1983 елларда С. М. Киров исемендәге Казан химия һәм технология институты ректоры урынбасары вазифаларын биләгән Александра Ивановна Быстрованың тууына 90 ел тулу уңае белән архив документлары күргәзмәсе урнаштырылды.

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизаларын үткәрү, бюджет акчаларын тоту һәм дәүләт заказын урнаштыру турындагы мәгълүмат, 2014 елның беренче яртысында үткәрелгән «Коррупциягә каршы мониторинг»ның нәтиҗәләрен өйрәнү, 2015-2020 елларга Коррупциягә каршы программаны раслау, Коррупциягә каршы тору комиссиясенең 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен өйрәнү, Комиссиянең 2015 елга эш планын раслау һәм башка мәсьәләләр каралды.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Президентының кушуы буенча 2014 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, көндезге сәгать 12 дән кичке сәгать 8 гә кадәр дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны кабул итү гомумроссия көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан гражданнар Казан шәһәре, Кремль урамы, 2/6 йорт адресы буенча кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Милли архивында эксперт-методик комиссиянең утырышы узды. Комиссия утырышында документларны цифрлаштруның 2015-2019 елга переспектив планы, «Казан губернасының XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башындагы суд системасы тарихыннан» җыентыгының план-проспекты, Казан шәһәренең, Казан губернасының Казан, Лаеш, Свияжск өязләре мәчетләре фондларында сакланучы аеруча кыйммәткә ия эшләрнең исемлеге, Казан университетының Акушерлык институты укучыларының шәхси эшләренең яңадан эшкәртелгән исемлеге, Свияжскидагы Иоанн Предтеча хатын-кызлар монастыре эшләренең исемлеге, Татарстан Республикасы Милли архивының туплау чыганагы булган оешмалар исемлеге проекты каралды.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 1 декабреннән 5 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 300 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 187 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 79 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 354 архив белешмәсе әзерләнде.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Д. И. Ибраһимов рәислегендә Архив документларының яшеренлеген бетерү буенча республика ведомствоара эксперт комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы һәм Татарстан Республикасы Милли архивы тарафыннан яшеренлекләрен бетерергә тәкъдим ителгән документлардан файдалану мөмкинлегенең 30 еллык чикләнмә срогы бетүе һәм ул документларда дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүмат булмау сәбәпле яшеренлекләрен бетерер өчен әзерләнгән фондларның һәм документларның исемлеген карады һәм раслады.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының баш белгече Л. В. Хуҗиева тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты студентлары өчен экскурсияләр үткәрелде. Экскурсия барышында студентлар архивның уникаль һәм аеруча кыйммәтле документлары белән таныштылар, архив тарихы һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында лекция тыңладылар.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Сами Мөхәммәд әл-Мөрсинең 2013 елда басылып чыккан “Ислам дөньясының иң зур мәчетләре” китабы Африкадан Кытайга кадәр, исламның башлангыч чорыннан бүгенге көннәргә кадәр төзелгән иң зур мәчетләр турындагы очеркларны эченә алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International