2014 елның 18 августыннан 22 августына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 357 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 201 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 121 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 317 архив белешмәсе әзерләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан «Элар-Татарстан» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән дәүләт контракты имзаланды. Контракт нигезендә Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында сакланучы кинодокументларны электрон рәвешкә күчерү эше дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына Азат Сөнкишев тарафыннан төзелгән “Апас тарихын һәм краен өйрәнү энциклопедиясе”нең икенче томы килде. Бу китап йөздән артык мәкаләне үз эченә алган. Бу – Татарстанның Апас районы тарихында беренче китап-белешмәлек.
Татарстан Республикасы Миллли архивына 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадының йомгаклау хисаплары килде. Хисап Халыкара студентлар спорт (FISU) федерациясе регламентына яраклаштырып төзелгән һәм 24 май 2014 елда Брюссельдә (Белгия) FISU Башкарма комитеты утырышында тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентларының 2014/2015 нче уку елында архив практикасын оештыру буенча оештыру эшен башладылар. Практика сентябрь аенда башланачак.
Милли архив фондларында булган чиркәү хезмәткәрләре исемлеге турындагы бу күрсәткеч чиркәүләр тарихы буенча,чиркәү-мәхәллә мәктәпләре, теге яки бу чиркәү мәхәлләләргә караган авыллар исемлеген ачыклауга караган сорауларны башкаруны тизләтү максатыннан төзелде.
Татарстан Республикасының финанс һәм эшлекле яңалыклары турында мәгълүмат алу максатыннан Россиянең көндәлек “Коммерсантъ” газетасы хезмәткәрләре “Элита Татарстана” журналының 2012–2014 елгы саннары белән таныштылар.
2014 елның 11 августыннан 15 августына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 332 мөрәҗәгать кабул ителде.
“Правосудие в Татарстане” һәм “Право и жизнь в Татарстане” журналларының 2010–2013 ел саннарын карау максаты белән Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына Идел буе округы Арбитраж суды хезмәткәре килде.