Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының уку залында Самара дәүләт техник университетының социология, сәясәт һәм Ватан тарихы кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты В.В.Федоров “Идел буенда 1941 – 1948 елларда эвакуация эшләренең барышы” исемле докторлык диссертациясе өчен документлар белән кызыксына башлады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы информацион-аналитик эш, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендә 764 номерлы карары белән расланган “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасының “2014 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” ярдәмчел программасын Татбашархив тарафыннан үтәвен тикшерделәр.
13 август көнне Татарстан Республикасы Милли архивында дирекция утырышы узды.
Күптиражлы газета һәм журналларны тикшерү һәм күзәтү максатыннан ТР Дәүләт матбугат архивына Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе хезмәткәрләре килде.
2014 елның 04 августыннан 08 августына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 367 мөрәҗәгать кабул ителде.
2014 елның 8 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов Төрки телле әдәби журналлар форумының оештыру комитеты утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының уку залында АКШның Индиана университеты аспиранты Стюарт Кейти Линн ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр турындагы документлар белән кызыксына башлады.
Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан “Дизайн-центр А1” Ачык акционерлык җәмгыятенә Казан аэропортының 35 еллыгына багышланган документаль фильм төшерү өчен видео- hәм фотодокументлар бирелде.
1 август көнне Татарстан Республикасы Милли архивында «Казан» телерадиокомпаниясе «Башкала. Атна йомгаклары» информацион-аналитик программасы өчен Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 – ел тулу уңаеннан репортаж төшерде.