ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 02 сентябреннән 05 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 209 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 162 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 27 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 238 архив белешмәсе әзерләнде.


8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизаларын үткәрү, бюджет акчаларын тоту, дәүләт заказын урнаштыру турындагы мәгълүмат, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасының “2014 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” ярдәмчел программасын Татбашархив тарафыннан үтәвен тикшерү нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.


5
сентябрь, 2014 ел
җомга

Сайтның «Игътибар! Документлар эзләнә!» дигән бүлегендә кайчандыр Татарстанда урнашкан, банкротлыкка чыгып яки башка сәбәпләр белән ябылганда дәүләт һәм муниципаль архивларга документлар тапшырмаган (бөтенләй яки өлешчә) организацияләр һәм предприятиеләр исемлеге урнаштырылды. Эзләнелә торган документлар гражданнарга пенсиягә чыкканда эш стажын һәм эш хакы күләмен раслау өчен кирәк.


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивына ТАССРның халык язучысы, СССР һәм ТАССРның Югары Шурасы депутаты Гомәр Бәшир улы Бәширов(1901-1999);


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 17-28 августында Төркия Җөмһүрияте Премьер-министры каршындагы Госманлы архивына татар халкы тарихына караган документларны өйрәнү максаты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов барып кайтты.


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 25 августыннан 29 августына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 328 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 264 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 47 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 325 архив белешмәсе әзерләнде


29
август, 2014 ел
җомга

2014 елның 29 августында Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 20 оешма-чыганакларының документлары каралды, шулар арасында Татарстан Республикасы Милли банкы, Алабуга дәүләт педагогика университеты, Тәтеш район үзәк хастаханәсе һәм башка оешмаларның документлары бар.


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 28август Төрки телле әдәби журналлары форумы кысаларында Татарстан Республикасы Милли архивы фондларыннан булган шәрекъ кулъязмаларыннан күргәзмә ачылды. Төркия, Казахстан, Башкортстан, Кырым, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан килгән кунакларга татар, төрек, гарәп, чыгытай теленнән әдәбият, риторика, дин, астраномия , мантыйк буенча кулъязмалар тәкъдим ителгән иде.

2014 елның 28 августында Татбашархивта Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вазифаларын биләү буенча кадрлар резервына кертелү хокукы өчен бәйге узды.


27
август, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә партия һәм дәүләт эшлеклесе Семен Денисович Игнатьевның тууына 110 ел тулу уңае белән архив документлары күргәзмәсе урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International