ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

 

2014 елның 22 апреленда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышында катнашты. 


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 14 апреленнән 18 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 288 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 159 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 83 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 437 архив белешмәсе әзерләнде

ТР ның аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан Республиканың традицион сәнгать үсеше үзәгенә Халык иҗат йортының юбилей кичәсенә әзерлек өчен видеодокументлар күчермәсе җибәрелде. Кичә 2014 елның 5 маенда Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармониясендә була.


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

 

ТНВ «Планета» каналы татар телендә  «Яңалыклар»тапшыруы өчен татарның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли архивында сюжет төшерде.

 

Исмәгыйль Гаспринский исемендәге Кырымтатар китапханәсенең мөрәҗәгате буенча китапханәгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан нәшер ителгән “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналының 8 саны һәм 14 төрле китап тапшырылды. 

2014 елның 18 апрелендә ТР Дәүләт матбугат архивы директоры Нәҗметдинова Л. М. ТР Фәннәр академиясе китапханәсе оештырган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада катнашты.


18
апрель, 2014 ел
җомга
2014 елның 18 апреленда Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. 

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 17 апрелендә ТР Дәүләт матбугат архивы ТР Милли китапханәсенә “Периодик басмаларның җыелма каталогы”н төзү өчен 2013 елда килгән гәзит һәм журналлар исемлеген әзерләп җибәрде.


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

 

2014 елның 15 апрелендә Татбашархивта дәүләт хезмәте вазифаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләре һәм Татарстан дәүләт архивлары җитәкчеләре өчен керемнәр турындагы белешмәләрне тутыруга багышланган семинар-киңәшмә үтте. 

 

Татбашархив сәхифәсендә "Бесплатная юридическая помощь" исемле яңа бүлек урнаштырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International