Татарстан Республикасы Милли архивының интернет битендә, «Күргәзмәләр» бүлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 69 ел тулу уңаеннан архив документларыннан «Фронтка ярдәм» дигән күргәзмә урнаштырылды.
Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының интернет битендәге “Күргәзмәләр” бүлегендә 1957 – 1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында секретарь, 1959 – 1960 елларда ТАССРның Югары Советы Президиумының председателе булып эшләгән ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Камил Фатых улы Фасеевның тууына 95 еллыкка багышланган күргәзмә урнаштырылды.
Татарстан Республикасы Милли архивы уку залында Санкт-Петербург университеты Көнчыгыш факультетының монгол һәм тибетны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе тарих фәннәре докторы Успенский Владимир Леонидович эшләде.
2014 елның 26 апреленда Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәте хезмәткәрләре “Урман утырту көне” дигән табигать саклау чарасында катнаштылар. Архивчылар Казанның Дәрвишләр бистәсе янында Биектау урманчылык участогының урман фондына караган каенлыкта агачлар утырттылар.
Бөек Ватан сугышында җиңү көненең 69 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы тарихи – сәяси докуменлар үзәк дәүләт архивының баш белгече Э.Ф.Миннуллина Казанның №89 мәктәбендә 3–нче сыйныф балаларына “Кар десанты” турында дәресләр уздырды.
ГТРК «Россия-Татарстан» эфирында Татарстан Республикасы Милли архив хезмәткәре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына бәйле архив документлары турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында 21 апрельдән Казан милли тикшеренү технология университетының архив бүлеге студентларының диплом алды практикасы башланды.