ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россия Федерациясенең Генераль прокуратура Академиясе филиалы Казан юридик институты тарафыннан Урал һәм Идел буе федераль төбәкләре шәһәрләре, районнары һәм аларга тиңләштерелгән махсуслаштырылган прокуратураларының эш башкару хезмәте белгечләре өчен оештырылган белемне күтәрү курсларында оешмаларның архив эшчәнлеге буенча укуларда катнашты.


13
октябрь, 2017 ел
җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталында “Тарихи хәтер (мәдәният һәм архитектура ядкарьләре) бүлеге тулыландырылды. Бүлектә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы Казан татар укытучылар мәктәбе тарихын чагылдырган документлар урнаштырылды.


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 28 сентябрендә “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналы редакциясе хезмәткәрләре Г. М. Латыйпова һәм Л. И. Сафиуллина 1917 елгы революциянең 100-еллыгына багышланган “Бөек рус революциясенең хосусый дөньялары” исемле конференциядә катнаштылар. Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылды. Пленар утырышта баш редактор урынбасары-редакциянең фәнни-нәшрият эшчәнлеге секторы мөдире Г. М. Латыйпова “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналын презентацияләде һәм басманы үстерү концепциясе турында сөйләде.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына атаклы галим, физик Евгений Константинович Завойский тууына 110 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында фоторәсемнәр, хатлар, таныклыклар, грамоталар, орден кенәгәләре һәм башка документлар бар.


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры беренче урынбасары А. Р. Мифтахова Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча советның утырышында катнаштылар. Чара 2017 елның 26 сентябрендә Екатеринбург шәһәрендә үтте. Совет утырышында Росархив һәм федераль архивларның җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең архив эше өлкәсендәге вәкаләтле органнары һәм архивлары җитәкчеләре, ведомство архивлары вәкилләре катнашты.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Казанда Бөтенроссия чабыш көне “Милләт кроссы - 2017” кысаларында үткәрелгән “Татарстан кроссы – 2017” исемле республика массакүләм ярышта катнаштылар. Чара Үзәк стадион янында оештырылган иде.


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына драматург, актер һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин тууына 130 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына җәмәгать эшлеклесе, меценат, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы атказанган төзүчесе  Азат Габбас улы Вәлиев тууына 80 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 7 нче сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


21
июль, 2017 ел
җомга

2017 елның 20 нче июлендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Дәүләт архивында Казан, Арча, Югары Ослан, Кукмара һәм Саба муниципаль архивлары хезмәткәрләренең стажировкасын оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International