ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

2018 елның 13 гыйнварында “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә “Кулланучылар күзлегеннән киләчәк архивы” форсайт-сессиясе үтте.


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты карамагындагы «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесе директоры итеп Заманов Ренат Илгиз улы билгеләнде.


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 19 нчы декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына атаклы галим, математик Николай Иванович Лобачевский тууына 225 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында беркетмәләр, боерыклар, рапортлар, игъламнар һәм башка документлар бар. Алар бөек математикның тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдыралар.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәге” федераль дәүләт бюджет фән учреждениесендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә тикшерү үткәрде.Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде. Архив эше турындагы законнарның бозылуы ачыкланмады.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 22 нче ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы дәүләт архивының документларның күчермәләрен алу, реставрацияләү һәм төпләү лабораториясендә Әтнә, Балтач, Биек Тау һәм Кайбыч муниципаль архивлары хезмәткәрләренең стажировкасын оештырды.


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына кинорежиссер Каюм Хөсәен улы Поздняков тууына 120 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә “Булат батыр”, “Татарстан. Страна четырех рек” фильмнарыннан кадрлар тәкъдим ителә. Фильмнар Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланалар.


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 17 нче ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Казан милли тикшеренү технология университеты” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International