2017 елның 18 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Казан шәһәрендә үткән “Лыжня России – 2017” XXXV ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында һәм «Лыжня Татарстана-2017» республика ярышларында катнаштылар.
2017 елның 16 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова Төркия Җөмһүрияте Баш консулы Турхан Дилмач белән очрашты.
Очрашуда И. Х. Әюпова һәм Турхан Дилмач Татарстан һәм Төркия архивистлары арасында хезмәттәшлек үстерү мәсьәләләре, Татарстан архивистларының Төркиягә булачак стажировкалары турында һәм Казанда быел узачак “XIII-XVIII йөзләрдә Алтын Урда, Русия һәм Госманлы дәүләте” исемле күргәзмәне әзерләү турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук Баш консул урынбасары Нуретдин Кая да катнашты.
2017 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында “Минем шәҗәрәм” исемле Республика балалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгедә Татарстан мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үзләренең гаилә тарихы турында презентацияләр, рефератлар, альбомнар, елъязмалар һәм видеофильмнар тәкъдим иттеләр. Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивында экскурсия үткәрелде.
2017 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Казан обводы”ның (Казанны алман фашист гаскәрләре һөҗүменнән саклау өчен шәһәр янында төзелгән оборона корылмалары) 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының “Казан обводы” тарихын өйрәнүгә багышланган чараларның бер өлеше булып тора.
Оборона корылмалары дошманның Мәскәүгә тиз якынаю шартларында төзелә башланды һәм 1941 елның 13 октябреннән 1942 елның 11 февраленә кадәр дәвам ителде. Корылмалар Апас, Буа, Кайбыч, Спас һәм Тәтеш районнары аша узды. 1941 елның декабрендә “Казан обводы” төзелешендә 34 район вәкиле катнашты, иң күп кеше (107 мең) 1941 елның 15 декабрендә теркәлде. Төзелештә мобилизацияләнгән колхозчылар, эшчеләр, хезмәткәрләр, техникумнар укучылары, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары эшләде, аларның 70-75 % хатын-кызлар тәшкил итте.
Фәнни-гамәли конференциядә туган якны өйрәнүчеләр, архивчылар һәм республиканың фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
2017 елның 14 февралендә Казан шәһәренең Кремль урамындагы 2/6 нчы йортта урнашкан Николо-Гостинодвор чиркәвен рәсми рәвештә Казан епархиясенә тапшыру мәрасиме узды. Элегрәк гыйбадәтханә бинасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты урнашкан иде, хәзер ул яңа бинага күчте (Ново-Песочная урамы, 44 нче йорт).
Чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Казан епархиясе руханилары, Татарстан Республикасы Президент аппараты һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Рус Православие Чиркәве (Мәскәү Патриархаты) Татарстан Митрополиясе арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
2017 елның 11 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Тарихи бранч” клубының беренче утырышы узды. Утырыш Февраль һәм Октябрь инкыйлабларына багышланган иде. Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырдылар. Утырышта фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, архивчылар, югары уку йортлары укучылары һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Сәламләү сүзе белән Дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова чыгыш ясады. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов чыгышын 1917 елны Казанда булган төп вакыйгаларны күзәтүгә багышлады, туган якны өйрәнүче Илья Евлампиев үткән 100 ел эчендә Казан шәһәре ландшафтының үзгәрешләрен тикшерергә мөмкинлек биргән интернет-ресурслар турында сөйләде, шәһәрнең 1917 елгы сирәк фоторәсемнәрен күрсәтте, Казан федераль университеты профессоры Диләрә Усманова 1917 елгы революцион вакыйгаларның татар җәмгыятенә йогынтысы турында сөйләде. Чыгыш ясаучылар сорауларга җавап бирделәр. Чара уңае белән архивистлар тарафыннан 1917 елның вакыйгаларына караган документлар һәм сирәк басмалар күргәзмәсе әзерләнде.
“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтына хокук фәннәре докторы, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясе югары мәктәбе атказанган хезмәткәре Александра Константиновная Безина тууына 85 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында документлар тәкъдим ителә. Алар арасында галимнең автобиографиясе, дипломнары, мактау грамоталары, фәнни хезмәтләре, фоторәсемнәре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында сакланучы башка документлар бар.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Казан педагогия көллияте” Һөнәри белем бирү дәүләт автоном оешмасында алдан бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакындагы күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан планнан тыш документаль тикшерү үткәрелде. Күрсәтмәнең үтәлгәнлеге ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең 2016 елның 22 декабрендәге карары нигезендә 1676 елның 12 нче апрелендә патша Федор Алексеевичның Казан һәм Зөя митрополиты Иоасафка язылган ярлыкаш грамотасы Татарстан Республикасы Архив фонды уникаль документлары республика исемлегенә кертелде. Грамота Татарстан Республикасы Дәүләт архивында саклана.