2017 елның 31 гыйнварында Татарстан, Башкортостан һәм Кырым республикаларыңың архив эше өлкәсендәге дәүләт хакимияте башкарма органнары арасындагы хезмәттәшлек турында килешү кысаларында архив эше мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова, Башкортостан Республикасы архив эшләре идарәсе башлыгы И. В. Галләмов, Кырым Республикасы Дәүләт архив хезмәте башлыгы О. В. Лобов һәм архивчылар катнашты.
Киңәшмәдә архив эше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру, күпфункцияле үзәкләр кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, түләүле хезмәтләр күрсәтү һәм дәүләт биреме мәсьәләләре каралды.
“Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты” сайтының “Басмалар һәм басылып чыккан мәкаләләр” бүлегенең “Вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләр” бүлекчәсенә 2016 елның 2 нче яртысында массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасы архив хезмәте эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр исемлеге урнаштырылды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2016 нчы елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы” дәүләт бюджет учреждениесендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсендә планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерүнең максаты Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының архив эше өлкәсендәге законнарны бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәттерү иде. Тикшерү нәтиҗәсендә акт төзелде. Архив эше турындагы законнарның бозылуы ачыкланмады.
“Дәүләт контроле (күзәтүе)” бүлегенең “2017 нче ел” бүлекчәсенә Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитетының 2017 нче елга җирле үзидарә органнарын һәм җирле үзидарәнең вазифаи затларын тикшерү планы һәм 2017 нче елга юридик затларны һәм индивидуаль эшмәкәрләрне тикшерү планы урнаштырылды. Тикшерү планнары Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелде.
2016 елның 16 нчы декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
– Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Казан шәһәре Прокуратурасы, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару күрсәтмәсе, документларны хисапка алу исемлекләре каралды;
– Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Татарстан Республикасы Архив фондының уникалә документларының республика исемлегенә патша Федор Алексеевичның Казан һәм Зөя митрополиты Иоасафка 1676 елның 12 нче апрелендә язылган ярлыкаш грамотасын кертү тәкъдиме каралды.
2016 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат 90 ел тула. “Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтына бу вакыйгага багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә архивның тарихын чагылдырган документлар, беренче елъязмалар, библиографик күрсәткечләр, афишалар һәм архивта сакланучы башка документлар тәкъдим ителә.
2016 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарихында беренче тапкыр Бүләк итү көне үтте.
Архивка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, язучы, тәрҗемәче, Татрстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев, археограф, текстолог, каллиграф, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Раиф Фәтхелбәян улы Мәрданов, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Зөфәр Зәйни улы Рәмиев, Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры, татар иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Борһан Шәрәф оныгы Әлмира Әсхәт кызы Әминева килделәр.
Архив кунаклары Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы шәхси документлар белән таныштылар, үзләре дә архивка кыйммәтле документлар бүләк иттеләр. Бүләкләр арасында шагыйрь Зыя Мансурның шигырьләр дәфтәре кулъязмасы, шагыйрь һәм язучы Хәсән Туфанның билгесез фоторәсеме (1920 елллар), танылган татар артислары Галия Булатова (1944 ел), Мөнирә Булатова (1954 ел), Галия Камская (1954 ел), Илһам Шакиров (1970 еллар) фоторәсемнәре, Татарстан Республикасы Әгерҗе, Кукмара һәм Мамадыш районнары һәйкәлләрен фәнни-этнографик тикшеренүләр документлары һәм башкалар бар.
2016 елның 16 декабрендә Казан шәһәренең 143 урта мәктәбендә урта һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында үткән “Шәҗәрә” мәктәп конкурсына йомгак ясалды. Чарага багышланган ачык дәрестә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Г. Т. Сәйдәшева һәм Р. И. Хамадиев катнаштылар. Архивчылар гаилә тарихын өйрәнү үзенчәлекләре, нәсел шәҗәрәләре төзү турында һәм архивта сакланучы документлар турында сөйләделәр.
2016 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе һәм республиканың муниципаль архивлары хезмәткәрләре катнашты. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова дәүләт һәм муниципаль архивларда документларны исәпкә алу һәм туплау проблемаларына багышланган чыгыш ясады. “Казаньоргсинтез” җәмәгать акционерлык җәмгыятенең документлар белән идарә итү бүлеге башлыгы Ю. А. Покровская электрон архив булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, Чаллы шәһәре муниципаль архив җитәкчесе Л. М. Шәмсевәлиева архив фондларының составы һәм эчтәлеге турында чыгыш ясады. Коллегия нәтиҗәсендә дәүләт һәм муниципаль архивларның оешма-чыганаклар исемлеген формалаштыру концепциясен хәзерләргә, оешмаларда эш башкару нәтиҗәсендә барлыкка килгән документларның төрләрен, состав тулылыгын булдыру максаты белән оешма-чыганакларның эш номенклатураларына ревизия ясарга карар бирелде.