2017 елның 17 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында шәҗәрә төзүгә багышланган лекториум үтте. Чара “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге белән берлектә оештырылды. Лекториумда Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы генеалогик характердагы документларга күзәтү ясалды. Алар арасында метрика кенәгәләре, ревизия документлары, революциягә кадәрге учреждениеләрнең документлары һ. б. Лекция тыңлаучылар бу документларның тарихлары белән, мәгълүмат эзләү үзенчәлекләре белән таныштылар, үзләренең нәсел тарихын өйрәнү белән бәйле сорауларга җавап алдылар.
Архив эше турында законнарның, шул исәптән архив эше өлкәсендә тапшырылган дәүләт вәкаләтләре үтәлүен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегенә командировкага бардылар. Тикшерү нәтиҗәсендә акт төзелде. Архив эше турындагы законнарның бозылуы ачыкланмады.
2017 елның 3 нче мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Милли музее, Казан шәһәре Киров районы Прокуратурасы, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару күрсәтмәсе, документларны хисапка алу исемлекләре һәм башка документлар каралды.
2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында “Татарстан тарихында хатын-кызлар” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә республика хатын-кызларының Октябрь инкыйлабына хәтле, Бөек Ватан сугышы елларында һәм хәзерге вакытта тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы документлар тәкъдим ителә.
2017 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Архив кинофотофономатериаллары һәм электрон документлар белән эшләү, аларны саклау һәм каталоглаштыруның инновацион технологиясе”нә багышланган семинар үтте.
2017 елның 27 февралендә Казандагы Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч Татарстан Республикасы Дәүләт архивында булды. Архивта Алибеман Эгбали Зарч Беренче Казан гимназиясендә һәм Казан университетында Иран тарихын һәм мәдәниятен, фарсы телен өйрәнү тарихын яктырткан документлар белән танышты. Фарсы телендәге кулъязмалар кунакта аеруча кызыксыну уяттылар.
2017 елның 28 февралендә Тойо Бунко (Япониянең Көнчыгыш китапханәсе) чакыруы буенча Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе И. А. Мөстәкыймов китапханәгә йөрүчеләр алдында “Татарстан Республикасы Дәүләт архивында татар һәм көнчыгыш халыкларның тарихы буенча документлар” темасына лекция укыды. Үзенең чыгышында И. А. Мөстәкыймов Татарстан архив хезмәтенең тарихы һәм хәзерге торышы турында сөйләде һәм фондларның составын тасвирлады.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “А. Ф. Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе” дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендә һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында тикшерүләр үткәрде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә тикшерү актлары төзелде. Йогышлы авырулар хастаханәсенә архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
“Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирүче федераль дәүләти бюджет мәгариф учреждениесендә алдан бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакындагы күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан планнан тыш документаль тикшерү үткәрелде. Күрсәтмә үтәлгән. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде.
“Татарстан Республикасы архивлары” порталына “Ватанны саклаучылар көненә багышлана...” дип аталган күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында хатлар, листовкалар, фоторәсемнәр, беркетмәләр бар.
“Татарстан Республикасы архивлары” порталына 1917 елгы Февраль инкыйлабының 100 еллыгына багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында хатлар, телеграммалар, листовкалар, истәлекләр, газеталар бар.