“Отечественные архивы” журналының чираттагы чыгарылышында (2016 нчы елның 4 нче санында) Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов hәм архив директоры урынбасары М. Д. Банникованың “Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында виртуаль уку залы: инновацион проект” исемле мәкаләләре басылып чыкты. Мәкаләдә аудиовизуаль архив документларының электрон копияләрен читтән торып карау, онлайн-режимда заказ буенча копияләрне ясату һәм аларны заказчыларга җиткерү, онлайн режимда түләү мөмкинлекләре булган портал булдыру мәсьәләләре карала. Мәкалә белән “Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендә танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының фәнни оешмалар белән элемтәләрне ныгыту кысаларында Дәүләт комитеты белән Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты арасында фәнни-тикшеренү һәм белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү нигезендә уртак фәнни-гамәли конференцияләр, конкурслар, семинарлар үткәрү, Институт студентларының архив практикаларын оештыру, фәнни мәгълүмат һәм басмалар белән алмашу һәм башка җәһәтләрдә хезмәттәшлек итү каралган.
“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы сәхифәсенә “Экстремизмга – Юк!” темасына кагылышлы китаплар һәм газета-журналларда басылган мәкаләләрнең библиографик күрсәткече урнаштырылды. Күрсәткеч 126 язманы үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына «Мифтахел-Коръән» дип аталган икетомлык басма алынды.
Әлеге басма ике китаптан тора. Беренче том Казанда 1861 елда “Кәламе Шәриф” исеме белән бастырылган Коръәннең факсимиль нөсхәсеннән гыйбарәт. Коръәннең бу нөсхәсе Казан университетында хезмәт иткән мәшһүр галим И. Ф. Готвальдның шәхси китапханәсендә сакланган.
Икенче том – бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тарафыннан әлеге “Кәламе Шәриф” нигезендә 1886 елда төзелгән “Мифтах әл-Коръән” дип аталган Коръән конкорданс сүзлеге кулъязмасының факсимиль нөсхәсе. Әлифба тәртибендә төзелгән бу сүзлектә 46200 сүз теркәлгән, аларның әлеге “Кәламе Шәриф”тә нинди сүрәдә һәм кайсы биттә урын алганлыгы күрсәтелә. Татар галиме төзегән бу хезмәт ислам дөньясында Коръәннең беренче конкорданс сүзлеге булып тора.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән Төрек тарих җәмгыяте арасында басмалар алмашу кысаларында Дәүләт комитетына “Төрек тарих җәмгыяте бюллетене”нең чираттагы чыгарылышлары (Türk Tarih Kurumu. Belleten. – Cilt 79. – № 285, № 286; Cilt 80. – № 287) килде. “Бюллетень” саннарының эчтәлеге белән Төрек тарих җәмгыятенең сайтында танышырга мөмкин (http://www.ttk.gov.tr).
«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының чираттагы чыгарылышы (2015 нче елгы 3/4 нче саны) «Научная электронная библиотека» сайтында (http://elibrary.ru/) урнаштырылды һәм Россия фәнни файдалану индексы (РИНЦ) системасына кертелде.
2016 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И.Х.Әюпова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын цифралаштыруын оештыру һәм үткәрү буенча ведомствоара эш группасының утырышы узды. Әлеге проект файдаланучыларның киң даирәләренә Татарстан дәүләт хакимияте органнары тарафыннан 1920 нче елдан башлап чыгарылган иң мөһим актларның электрон сурәтләре белән он-лайн танышу мөмкинлеген булдыруга юнәлтелгән.
Утырышта Татарстан Республикасы Милли архивы директоры В.П.Козлов, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры В.Г.Хәмидуллина, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм регионнарны өйрәнү институты директоры И.А.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Яңа тарих бүлеге мөдире И.К.Заһидуллин, «Корпорация «Электронный архив» Акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ вәкиле Д.Н.Салихов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмәдә цифралаштырасы документларны тарихи һәм фәнни әһәмиятләре җәһәтеннән сайлап алу өчен махсус эш төркемен оештыру, әлеге проектны гамәлгә ашыруның “юл картасын” булдыру һәм раслау мәсьәләләре каралды.