“Урал архивлары” журналының чираттагы чыгарылышында (2016 нчы елның 20 нче санында) Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәре Р. Б. Садыйкованың беренче КамАЗ автомобиле эшләнеп чыгуына 40 ел тулуга багышланган мәкаләсе басылып чыкты . Архив документларына нигезләнеп язылган мәкаләдә Кама автогиганты төзелеше этаплары яктыртыла һәм төзелештә эшләргә теләк белдерүчеләрдән Яр Чаллы комсомол оешмасына килгән хатларга күзәтү ясала.
2016 елның 15 августыннан 19 августына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 325 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 129 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 153 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 342 архив белешмәсе әзерләнде.
2016 елның 15 августында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Утырышта Архив эше буенча дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивларының бүлек җитәкчеләре катнаштылар. Җыелышта Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең агымдагы мәсьәләләре каралды. Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы хезмәткәрләре Л. Н. Абашинага һәм Л. А. Королевага Федераль архив агентлыгы Җитәкчесенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
2016 елның 11 августында “Республика Татарстан” газетасында Татарстан Республикасы Милли архивы фәнни мәгълүмат һәм документлардан файдалану бүлеге җитәкчесе Л. О. Кузнецованың «…Выросли кадры пролетарской литературы» исемле мәкаләсе басылып чыкты. Сирәк чыганакларга нигезләнеп язылган мәкаләдә республикабыздагы иң өлкән иҗади берлекләрдән берсе булган Татарстан Язучылар берлеге тарихы яктыртыла.
«Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты» сайтында “Халыкара һәм регионара хезмәттәшлек” бүлегенең “Регионара хезмәттәшлек турында килешүләр” бүлекчәсенә Пермь краеның Архив эшләре буенча агентлыгы белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү һәм Свердлов өлкәсенең Архивлар идарәсе белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү урнаштырылды.