ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы сәхифәсенә “Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткеченең 2015 нче елгы 4 нче санының интернет-версиясе урнаштырылды. Күрсәткеч төрле теманы яктырткан 7230 язманы үз эченә ала.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты» сайтының «Игътибар! Эш-хезмәт документларын эзләү бара» бүлегенә Казан шәһәрендә эшләп, эшчәнлекләрен туктаткан һәм эш-хезмәт документлары (өлешчә яки тулысынча) Татарстан Республикасының дәүләт яки муниципаль архивларына саклауга тапшырылмаган оешмалар исемлегенә Элемтә әсбапларын һәм электрон җиһазларны техник җәһәттән тәэмин итү һәм ремонтлау үзәк махсус бүлекчәсе кертелде (1986 елда әлеге оешманың исеме «Центральремтехпред» дип үзгәртелгән, 1990 елда ул «Связькомпьютерсервис» Казан производство филиалы «Внештрейдинвест» уртак предприятиесе буларак үзгәртелеп оештырылган).


26
июль, 2016 ел
сишәмбе
2016 елның 18 июленнән 25 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 335 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 147 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 126 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 288 архив белешмәсе әзерләнде.

25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Түбән Кама шәһәр Советы депутаты А. А. Ягудин мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы Түбән Кама шәһәренең барлыкка килүе тарихы белән бәйле 1958-1966 елларга караган 8 документның электрон күчермәләрен әзерләде. Шулар арасында СССР Министрлар Советының “Проектлаштырулары 1958 елда башлана торган төзелешләр исемлеге турында” карары, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре С.Д. Игнатьевның Түбән Кама химия комбинаты төзелешенең тизрәк башлануын сорап СССР Дәүләт план комитетына язган хаты, КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы карарлары һәм башка документлар бар.


22
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2016 нчы елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры” дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты” сайтының “Басмалар һәм басылып чыккан мәкаләләр” бүлегенең “Вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләр” бүлекчәсенә 2016 елның 2 нче кварталында массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасы архив хезмәте эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр исемлеге урнаштырылды.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты әйдәүче консультанты Ч. М. Гыйниятуллина Яр Чаллы шәһәренең “Эш-хезмәт документлары архивы” Муниципаль бюджет оешмасына командировкага барып кайтты. Ч. М. Гыйниятуллина архив эшен оештыруда методик һәм гамәли ярдәм күрсәтте.


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 11 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 329 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 164 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 125 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 274 архив белешмәсе әзерләнде.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә “Казан Богородица монастыре соборы тарихыннан” дип аталган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә монастырь гыйбадәтханәләренең планнары һәм сызымнары, монастырьдә булган монашкалар исемлекләре һәм башка документлар тәкъдим ителә.


15
июль, 2016 ел
җомга

“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә “Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарихыннан” дип аталган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә утырыш беркетмәләре, эш планнары, әдипләрнең гаризалары, фоторәсемнәр һәм башка документлар тәкъдим ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International