Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына «Мифтахел-Коръән» дип аталган икетомлык басма алынды.
Әлеге басма ике китаптан тора. Беренче том Казанда 1861 елда “Кәламе Шәриф” исеме белән бастырылган Коръәннең факсимиль нөсхәсеннән гыйбарәт. Коръәннең бу нөсхәсе Казан университетында хезмәт иткән мәшһүр галим И. Ф. Готвальдның шәхси китапханәсендә сакланган.
Икенче том – бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тарафыннан әлеге “Кәламе Шәриф” нигезендә 1886 елда төзелгән “Мифтах әл-Коръән” дип аталган Коръән конкорданс сүзлеге кулъязмасының факсимиль нөсхәсе. Әлифба тәртибендә төзелгән бу сүзлектә 46200 сүз теркәлгән, аларның әлеге “Кәламе Шәриф”тә нинди сүрәдә һәм кайсы биттә урын алганлыгы күрсәтелә. Татар галиме төзегән бу хезмәт ислам дөньясында Коръәннең беренче конкорданс сүзлеге булып тора.