2016 елның 11 июлендә Хабаровск шәһәрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова Хабаровск крае Хөкүмәтенең Гражданлык хәле актларын теркәү һәм архивлар эшләре комитеты рәисе О. В. Завьялова белән очрашты. Тарафлар һөнәри хезмәттәшлекне үстерү юллары турында фикер алыштылар. Очрашу барышында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән Хабаровск крае Хөкүмәтенең гражданлык хәле актларын теркәү һәм архивлар эшләре комитеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Килешүдә Татарстан Республикасы һәм Хабаровск крае халыклары тарихына караган архив документлары турында мәгълүмат һәм документларның копияләре белән алмашу, уртак фәнни конференцияләр үткәрү, архив документлары басмаларын бергә хәзерләү һәм уртак документаль күргәзмәләр оештыру каралган.
2016 елның 4 июленнән 9 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 281 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 114 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 113 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 339 архив белешмәсе әзерләнде.
“Документлар” бүлегенең “Татарстан Республикасының архив эше сораулары буенча хокук һәм норматив документлар” бүлекчәсендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының “Татарстан Республикасы муниципаль архивлары башкара торган дәүләт хезмәте күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентларын раслау турында” 08.06.2016 № 050-ОД боерыгы урнаштырылган. “Дәүләт хезмәте, административ регламентлар” бүлегендә “Җирле үзидарә органнары архив оешмаларының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентлары” бүлекчәсендә Татарстан Республикасының муниципаль архивлары башкара торган дәүләт хезмәте күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентлары бастырылган.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирүче федераль дәүләти бюджет мәгариф оешмасында алдан бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакындагы күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан планнан тыш тикшерү үткәрелде. Күрсәтмәнең үтәлмәгәнлеге ачыкланды, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 1 нче бүлегендәге 19.5 маддәсе буенча административ хокук бозу турында протокол төзелде.
2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы муниципаль архивлары тарафыннан гражданнар һәм оешмаларның 48143 мөрәҗәгате үтәлде. Аларның 36 % архивларга Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәләреннән электрон формада документлар әйләнеше каналы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәге бүлекчәләре аша керде.
«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының чираттагы саны (2016 ел – № 1/2) дөнья күрде. Бу санда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы Казан уку йортларының тарихына һәм башка темаларга багышланган мәкаләләр тәкъдим ителә.
2016 елның 27 июненнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 294 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 141 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 127 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 361 архив белешмәсе әзерләнде.
Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәте хезмәткәрләре Казан дәүләт энергетика университеты Икътисад һәм мәгълүмати технологияләр институтының “Тарих һәм педагогика” кафедрасында “Тарих-архив белеме” программасы буенча һөнәри белемнәрен үстерделәр. Тыңлаучыларга архив эшенең үсеше тарихы һәм архивларның хәзерге эшчәнлеге, архив документларын оештыру, архив эшен информатизацияләү, архив эше турындагы законнар турында һәм башка темаларга лекцияләр укылды.