2016 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Фәнни-консультатив советның чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстанның 1920 нче елдан башлап бүгенгә кадәр законнарын һәм норматив хокукый актларын цифралаштыру проекты каралды, “XIX гасырның икенче яртысы – ХХ гасыр башында Казан губернасында суд системасы” исемле документлар җыентыгының кулъязмасы, “Татарстан Республикасы Милли архивында һәм Татарстан Республикасы Милли музеенда Толстойлар-Милославскийлар нәселенең архивы”, “Татарстанның үзәк хакимият һәм идарә органнары: документлар һәм материаллар (1920–2020 еллар)” исемле документ җыентыкларының концепцияләре тикшерелде, башка мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Казан педагогия көллияте” Һөнәри белем бирү дәүләт автоном оешмага алдан бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакындагы күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан планнан тыш документаль тикшерү үткәрелде. Күрсәтмәнең үтәлмәгәне ачыкланды, административ хокук бозу турында протокол төзелде.
2016 елның 20 июненнән 24 июненә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 368 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 147 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 171 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 306 архив белешмәсе әзерләнде.
2016 елның 23–24 июнендә Саранск шәһәрендә «Документларның нәтиҗәле әйләнеше һәм электрон архивлар: перспективалары һәм үсеш юнәлешләре» исемле II Төбәкара гамәли конференция узды. Чара Мордовия Республикасы Хөкүмәте, Мордовия Республикасы Информатизацияләү һәм элемтә министрлыгы, Мордовия Республикасы Республика архив хезмәте, Мәскәүдәге “Электрон офис Системалары” компаниясе һәм Саранскидагы “Гарант” компаниясе тарафыннан оештырылган иде.
2016 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советының уртак утырышы узды.
«Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты» сайтында «Татарстан Республикасы мәгариф тарихы муниципаль архивлар документларында. 2 нче кисәк. 1941-1949 нчы еллар» архивара документлар күргәзмәсе урнаштырылды. Күргәзмәдә дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар фондларыннан, шулай ук шәхси фондлар һәм архив коллекцияләреннән документлар тәкъдим ителә.
«Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивлары күргәзмәләре» баннерының «Архивара күргәзмәләр» бүлегенә «Хәтер һәм кайгы көненә багышлана...» дип аталган архивара интернет-күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Милли архивында, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивында сакланучы фоторәсемнәр, газеталар, плакатлар һәм башка документлар тәкъдим ителә.
2016 елның 14 июненнән 17 июненә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 349 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 114 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 167 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 175 архив белешмәсе әзерләнде.
2016 елның 17 нче июнендәТатарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетыэксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышындадәүләт һәм муниципаль архивларының 139 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасындаТатар дәүләт “Әкият” курчак театры, Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл җирлекләренең советлары, башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның документлары бар.
2016 елның 16 нчы июнендә Татарстан һәм Мордовия архив ведомстволары арасындагы Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кысаларында ике республика архив хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең видеоселектор киңәшмәсе узды.