2016 елның 23 маеннан 27 маена кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 329 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 151 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 130 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 281 архив белешмәсе әзерләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 18 нче утырышында депутатлар бертавыштан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсен Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртү карарын хупладылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе республиканың архив эшләре белән дәүләт идарәсен башкаручы, Татарстан Республикасында архив документларының сакланышын, туплануын, хисапка алынуын һәм кулланылышын контрольдә тота торган башкарма хакимият органы булып тора.
Үзгәреш турында тәкъдим республика парламентына Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов тарафыннан кертелде.
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә актер, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә фоторәсемнәр, театр афишалары, спектакльләрнең программалары һәм башка документлар тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова, хокук һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе В. Г. Минниахметова һәм дәүләт һәм муниципаль архивлар белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Г. С. Садретдинова Көньяк, Кырым һәм Төньяк Кавказ федераль округлары архив оешмаларының фәнни-методик советларының берләштерелгән утырышында катнаштылар. Утырыш 2016 елның 23-27 маенда Евпатория шәһәрендә үтте. Татарстан архивчылары әлеге чара кысаларында үткән «Архив эшен информатизацияләү: методика, практика, тәҗрибә, нәтиҗә» дип аталган киңәшмә-семинарда да катнаштылар. Семинарда «Татарстан Республикасы архив тармагының информатизацияләвен үстерүнең киләчәге» дигән темага Р. Ә. Шәйхетдинова, «Татарстан Республикасында архив эшенең норматив-хокукый җәһәтен җайга салу» дигән темага В. Г. Минниахметова һәм Г. С. Садретдинова чыгыш ясадылар.
Методик ярдәм күрсәтү максатыннан архивистлар шулай ук Кырым Республикасы Бакчасарай районы муниципаль архивында да булдылар.
Татарстан Республикасы архив хезмәте Урал федераль округы архив оешмаларының фәнни-методик советы эшендә катнашты. Совет утырышы 2016 елның 25 маенда Екатеринбург шәһәрендә үтте. Татарстан архивчыларыннан Татарстан Республикасы Аудивизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов “Гомуми файдаланудагы мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрне, шул исәптән Интернет челтәрен дә кулланып архив документларыннан файдалануга тәкъдим итүне оештыру. Проблемалар һәм перспективалар” дигән темага чыгыш ясады.
2016 елның 16 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 381 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 173 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 177 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 249 архив белешмәсе әзерләнде.
2016 елның 23 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарәсе Югары мәктәбендә “Хәзерге заман шартларында архив эшен алып бару” темасына Татарстан Республикасы муниципаль архивлары җитәкчеләре һәм белгечләренең, министрлыклар һәм оешмаларның хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары ачылды.
Аерым игътибар курсларда архивларның электрон документларны кабул итү, куллану һәм сакланышын тәэмин итүгә, исәп-хисап документларын тәртиптә тотуга юнәлдереләчәк. Укыту программасында шулай ук тренинглар, әһәмиятле архив тематикасына багышланган проект эшләрен яклау каралган.
Курсларны ачу кысаларында Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегенең әйдәп баручы белгече Г. Г. Габбасовага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы архив эше үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
2016 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Архивчылар “Шәһәр яны урманчылыгы” Дәүләт казна учреждениесенең Столбище участогы урманчылыгы урман фонды территориясен чистарттылар.
«Татарстан Республикасы Архив хезмәте» сайтының Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге «Күргәзмәләр» бүлегенә театр эшлеклесе, режиссер Фуат Тимерша улы Саллавиның тууына 110 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә режиссерның тәрҗемәи хәле, мактау грамотасы, Татар театраль техникумын тәмамлау турында таныклыгы, фоторәсемнәр һәм башка документлар тәкъдим ителә.