ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы үзенең чыганак оешмалары өчен Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану кагыйдәләрен гамәлгә кертү буенча республика укыту семинарын үткәрде. 


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның6 июненнəн 10 июненəкадəр Татарстан архивчылары делегациясе эш тәҗрибәсе алмашу һәм архив эшендә заманча технологияләрдән файдалану белән танышу максатыннан Пермь, Екатеринбург, Төмән, Тобольск һәм Ханты-Мансийск шәһәрләренә барып кайттылар.


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

 2016 елның 6 июненнән 10 июненә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 348 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 161 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 120 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 270 архив белешмәсе әзерләнде.


10
июнь, 2016 ел
җомга

“Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты” сайтының “Матбугат хезмәте” бүлегендәге “Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыгышлары, мәкаләләре һәм интервьюлары” бүлекчәсенә Татбашархив җитәкчесе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинованың “Татарстан Республикасы архив тармагының информатизацияләвен үстерүнең киләчәге” дип аталган чыгышы урнаштырылды. Чыгыш 2016 елның 23-27 маенда Евпатория шәһәрендә Көньяк, Кырым һәм Төньяк Кавказ федераль округлары архив оешмаларының фәнни-методик советларының берләштерелгән утырышы кысаларында үткән “Архив эшен информатизацияләү: методика, практика, тәҗрибә, нәтиҗә” дип аталган киңәшмә-семинарда ясалды.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Милли архивы дирекциясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Милли архивын һәм аның оешма-чыганакларын паспортлаштыру нәтиҗәләре, 2016 елның II кварталында архив эшчәнлегенең план үтәлеше һәм башка мәсьәләләр каралды.

 


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивының документларны реставрацияләү, копияләрен төшерү һәм төпләү лабораториясе мөдире Ш. Д. Шәрәфетдинев тәҗрибә уртаклашу максатыннан “Түбән Новгород өлкәсе документларының сакланышын тәэмин итү лабораториясе” дәүләт казна оешмасында булды.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 333 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 156 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 121 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 395 архив белешмәсе әзерләнде.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы архив хезмәте Дүртенче Кырым-Мәскәү төбәкне өйрәнү архив укуларында катнашты. Укулар 2016 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Гурзуф поселогында һәм Алушта шәһәрендә үтте.


3
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова Архивлар халыкара советы Аурупа-Азия региональ бүлегенең (ЕВРАЗИКАның) 17 нче Гомуми конференциясендә һәм “Информацион технологияләр дөньясында архивлар” исемле фәнни-гамәли конференциядә катнашты.


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты” сайтының “Халыкара һәм регионара хезмәттәшлек” бүлегенең “Регионара хезмәттәшлек турында килешүләр” бүлекчәсенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Архив эшләре комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы Килешү урнаштырылды.

Килешүдә белгечләрнең стажировкалары, Татарстан һәм Удмурт республикалары халкы тарихына караган архив документлары турында мәгълүмат һәм документларның копияләре белән алмашу, уртак фәнни конференцияләр үткәрү, бергәләп архив документлары басмаларын хәзерләү һәм уртак документаль күргәзмәләр оештыру каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International