2016 елның 10 маеннан 14 маена кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 298 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 108 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 151 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 285 архив белешмәсе әзерләнде.
2016 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивлары хезмәткәрләре «Урман утырту көне» исемле табигать саклау чарасында катнаштылар. Архивчылар Биектау урманчылык участогының урман фондында Щербаково бистәсе янында агачлар утырттылар.
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Яңа документлар” бүлегенә татар композиторлары – Татарстан АССР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ф. З. Яруллинның һәм Татарстан АССР комсомолының М. Җәлил исемендәге премия лауреаты М. З. Яруллинның Милли архивка хосусый документлары тапшырылуы турында мәгълүмат урнаштырылды.
Тапшырылган документлар арасында – сәхнә, вокал һәм уен кораллары өчен иҗат ителгән әсәрләрнең кулъязма ноталары, туганнары һәм хезмәттәшләре белән алышкан хатлар һәм башкалар бар.
2016 елның 11-12 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы баш архив идарәсе җитәкчесе И. Х. Әюпованың, җитәкче урынбасары Р. А. Шәйхетдинованың Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Архив эшләре буенча комитет рәисе Н. В. Тойкина һәм Удмуртия Республикасы Үзәк дәүләт архивы директоры белән очрашу булды. Архивчылар архив хезмәтенең хокукый җәһәттән тәэмин итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, һөнәри хезмәттәшлекне үстерү юллары турында фикер алыштылар. Татарстан һәм Удмуртия архив хезмәтләре җитәкчеләре И. Х. Әюпова һәм Н. В. Тойкина тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Архив эшләре буенча комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды.
Удмуртия делегациясе шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт архивларында булдылар. Алар республика архивчыларының документларның сакланышын тәэмин итү һәм алардан файдалану, заманча архив технологияләрен гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән таныштылар. Удмурт коллегаларына Татарстан архивчылары тарафыннан Удмуртия тарихына караган фотодокументларның копияләре тапшырылды.