Архив эше өлкәсендәге законнарның үтәлүен контрольдә тотканда (тикшергәндә) ачыкланган типик бозулар

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты архив эше буенча законнарның үтәлүен контрольдә тота. Архив эше өлкәсендәге Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив-хокукый актларының мәҗбүри таләпләренең үтәлүен тәэмин итү максатыннан вазыйфаи затлар тарафыннан тикшерүләр үткәрелә.

Тикшерүләр үткәргәндә тикшерү объектына норматив актлар нигезендә түбәндәге таләпләр куела:

  • архив эшен матди-техник яктан тәэмин итүгә;
  • оешмада эшләрнең тиешле тәртиптә туплануына һәм аларның номенклатурасы төзелгән булуга;
  • оешмада документларга экспертиза үткәрүне оештыруга;
  • архив документларын исәпкә алуга һәм саклауга;
  • эшләрне (документларны) оешма архивына тапшыруга;
  • архив документларыннан файдалануга;
  • документларның дәүләт һәм муниципаль архивларга даими саклауга тапшырылуына;
  • муниципаль архивны туплауга;
  • Татарстан Республикасы дәүләт милкенә карап, муниципаль берәмлекләр территориясендә урнашкан документларны саклау, туплау, исәпкә алу һәм файдалану буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләре үтәлгән булырга тиеш.

Контроль эшчәнлеге архив эше өлкәсендәге законнарның түбәндәге бозу очракларын күрсәтә:

  • документларны саклау өчен аерым биналар булмау, документларны подвалларда һәм чарлакларда урнаштыру;
  • документлар сакланучы бүлмәләрдә агач һәм катнаш стеллажлар булу;
  • документлар сакланучы бүлмәләрнең янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылмаган булуы, саклау һәм янгын сигнализацияләре булмау, температура һәм дымлылык, яктылык режимнарын үтәмәү;
  • даими саклана торган документларны, эш-хезмәт документларын, эштән җибәрелгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен үз вакытында тәртипкә китермәү;
  • даими саклана торган документ тупланмаларының, эш-хезмәт документ тупланмаларының, эштән җибәрелгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләренең хисапка алу исемлекләрен вакытында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенә раслауга тапшырмау;
  • оешманың тәртипкә китерелгән даими саклана торган документ тупланмаларын дәүләт һәм муниципаль архивка вакытында тапшырмау;
  • барлау документларының составы тулы булмау – фонд битләре, хисапка алу исемлекләренең реестры булмау;
  • оешма архивының паспорты дөрес тутырылмау;
  • норматив акт нигезендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән эш номенклатурыларын вакытында килештермәү;
  • оешмада архив мөдире дигән штат берәмлеге булмау. Архивны алып баруны башка вазыйфадагы хезмәткәргә өстәмә эш итеп йөкләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International