15 февралендә 2019 елның Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел» темасына дәрес һәм документлар күргәзмәсе үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивында, Әфганстан сугышы вакыйгалары белән бәйле документлар саклана. Алар арасында 1985 елда Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, офицер, Әфганстан Демократик Республикасында һәлак булган хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы А. Лывинның шәхси фондында сакланучы документлар – фоторәсемнәр, Әфганстаннан туганнарына хатлар, Омск хәрби училищесының Сәяси бүлеге җитәкчесе Н. Кострицын А. Лывинның үлеме мөнәсәбәте белән язылган “Сызлану” шигыре бар.
Дәүләт архивы фондларындагы документлар белән укучыларны күргәзмә эшчәнлеге секторы мөдире Неля Вәлиева һәм күргәзмә эшчәнлеге буенча секторның әйдәүче архивчысы Айсылу Хәйбиева таныштырдылар.