Татарстанда өч көн: Казанга Төркиядән коллегалар килделәр

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Казанга өч көнлек визит белән Төркия Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе Угур Унал килде.

Бүген Угур Унал Казан (Идел буе) федераль университетының                                 Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә булды. Кунакларга Төркия тарихы буенча борынгы кулъязмаларны, алар арасында Стамбул шәһәренең XVIII гасыр картасын тәкъдим иттеләр.

Университет хезмәткәрләре югары уку йортының музее буенча экскурсия үткәрделәр.  Кунакларга университетның тарихы, университетны бөтендөньяга таныткан тикшеренүләр һәм ачышлар, фәнни мәктәпләр турында сөйләделәр.

Угур Унал шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт архивында булды.  Кунакны архив эшенең үзенчәлекләре белән таныштырдылар: халыкка хезмәт күрсәтү тәртибе, запросларның үтәлеше турында сөйләделәр. 

Угур Унал билгеләп үткәнчә, төркия архивистларына халык таләпләрен үтәргә туры килми, бу эшне тармак министрлыклары башкара.

Төркия тарихы белән бәйле документлар кунакта зур кызыксыну уятты:

  • чагатай-төрек телендә Коръән сүрәләренең һәм Мөхәммәт пәйгамбәр риваятьләренең шигъри тасвирламасы;
  • Ашик-пашаның «Гариб-намә» әсәренең XVIII гасыр кулъязмасы, төрек телендә;
  • Казан шәһәрендә 1877 һәм 1914 елларда яшәүче төрек халкы исемлеге;
  • фәнни максат белән Төркиягә Казан Император университеты магистры  бару турында документлар.

Күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре кунак өчен Татарстан АССР  тарихы буенча документлар күргәзмәсе әзерләделәр.

Татарстан архивчылары документларны эзләү буенча заманча мәгълүмат-эзләү системасы эшенең принциплары турында сөйләделәр.

«Сез бүген күрсәткән бар нәрсә дә бик кызыклы булды. Бу проектлар барысы да мөһим һәм кызыклы. Һәр ил үсә, алдынгы технологияләр булдыра, алар безгә эштә ярдәм итәргә тиеш. Без архивларыбыз бүлекләре арасында, тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә әзер. Рәхмәт сезгә», - диде Угур Унал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International